16+

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия чиген узган

Узган атна эчендә, 6 февральдән 12 февральгә кадәр, Татарстанда тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыруның 26617 очрагы теркәлгән.

Узган атна эчендә, 6 февральдән 12 февральгә кадәр, Татарстанда тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыруның 26617 очрагы теркәлгән.

Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Авыручылар исәбе 10 мең кешегә 69,1 күрсәткеч туры килә. Халык күпләп яшәгән урында чирләү дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 13,6 процентка югары. Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыру алдагы атна дәрәҗәсендә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading