16+

Татарстанда пакетка төрелгән кыз мәете табылган

Бүген сусаклагычның Зәйгә каршы ягында балыкчылар пычак җәрәхәтләре булган 20-25 яшьлек кызның үле гәүдәсенә тап булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт буенча "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Табылган кызның мәете полиэтилен капка төрелгән булган. Фаразлар буенча, мәет су эчендә бер айлап яткан.
Хәзерге вакытта мәет калдыклары экспертизага җибәрелгән. Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading