16+

Татарстанда көллият гаражында аңсыз хәлдәге 6 яшьлек малайны тапканнар

Балада күп санлы җәрәхәтләр ачыкланган.

Балада күп санлы җәрәхәтләр ачыкланган.

Бөгелмә хастаханәсендә алты яшьлек сабый вафат булган. Күпсанлы җәрәхәтләр алган баланы җирле һөнәри-педагогик көллият гаражында табып алганнар. "Ашыгыч ярдәм" белән аны тиз арада хастаханәгә китергәннәр. Табиблар сабыйда төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ачыклаган.
Бала үлеме факты буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 2 өлеше буенча («саксызлык аркасында үлемгә китерү») җинаять эше кузгатылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малайны җиңел машина бәрдергән. Хәзер тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Әлеге җинаять кылуда шикләнелгән көллият хезмәткәре тоткарланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading