16+

Татарстанда пляжда ятучыларны штрафка тарта башладылар

Роспотребнадзор аңлатмасы нигезендә, чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәнче халык күпләп ял итә торган урыннарга бару тыела.

Роспотребнадзор аңлатмасы нигезендә, чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәнче халык күпләп ял итә торган урыннарга бару тыела.

Лаеш районындагы «Кама диңгезе» комлыгына ял итәргә килүчеләрне штрафка тарта башлаганнар. Бу хакта Татарстанның Лаеш районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

«Кама диңгезе» пляжының рәсми рәвештә ябык булуын искәртәбез. Роспотребнадзор аңлатмасы нигезендә, чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәнче халык күпләп ял итә торган урыннарга бару тыела», - диелә Instagram аккаунтындагы район хәбәрендә.

Пляж территориясендә полицейскийлар, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре патрульлек итә һәм ял итүчеләрнең билгеләнгән кагыйдәләрне үтәвен сорый. Хәзерге вакытта республика чикләүләрне гамәлдән чыгаруның әле икенче этабында гына.

Чыганак: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X