16+

Татарстанда полиция һәм волонтерлар югалган 13 яшьлек баланы эзлиләр

Ул 18 майда ук юкка чыккан.

Ул 18 майда ук юкка чыккан.

13 яшьлек Сергей Авдеев 18 майда Яшел Үзәндә югалган, әлегә кадәр аның эзенә төшә алмаганнар. Бу хактагы хәбәрне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте раслады.

Сергейның буе - 160 см, ябыграк гәүдәле, кыска сары чәчле һәм коңгырт күзле. Югалган вакытта өстенә бер версия буенча ак күлмәк, кара чалбар, икенче версия буенча зәңгәр чалбар һәм футболка кигән булган. Үзе белән кара рюкзак та алган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, яшүсмернең беренче тапкыр гына югалуы түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading