16+

Татарстанда Рамазан мохите “кабынды”: 10-нан артык бина бизәлде һәм тагын көтелә

2023нче елның Рамазан ае Татарстанда үзенчәлекле уза: быел Татарстан мөфтияте беренче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте.

2023нче елның Рамазан ае Татарстанда үзенчәлекле уза: быел Татарстан мөфтияте беренче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте.

Мөфтият шундый рәвештә республикада изге ай мохитен тудырырга һәм саклап калырга ниятли. Бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмалар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә һәм бәйгедә катнашырга тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Рамазан аеның беренче көнендә үк бәйгедә катнашу өчен 10-нан артык гариза килеп иреште. Шул рәвешле, дин кардәшләрне түбәндәге биналар якты бизәлешләр белән каршы ала: “Туган авылым” комплексы, Галиев мәчете, Мөслим районының Ташлыяр мәчете, Буа шәһәренең «Хаҗиләр» мәчете, Әлмәтнең «Тәзкирә» мәчете, Яр Чаллының “Җәмигъ” мәчете һәм «Чаллы Яр» мәчете, Кукмараның Кәчимер авылы мәчете, Кукморского района, Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылы мәчете, Алабуганың “Олимп” спорт мәктәбе, Башкортстанның Яңа Кормаш авылы “Фатыйма” мәчете, Мөслим районы Баланлы авылының “Корбангали” мәчете, Кукмара районының Туембаш авылында шәхси йорт. Барлык биналарның фотолар гаризаларны кабул итү төгәлләнгәч сайтта чыгарылачак.

Гаризалар кабул итү 25нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Катнашу шартлары гади: 2023нче елның 25нче мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак – Кушымтаның 2нче пунктында). Шул ук вакытта биналарга керү юллары һәм тышкы өлешләрнең бизәлеше Ураза бәйрәменә, ягъни 21нче апрельгә кадәр сакланырга тиеш. Финалга чыгучылар 16нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

- эстетик күркәмлек;

- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышып барыгыз!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading