16+

Татарстанда ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләрен вакцинацияли башлыйлар

Бу шул исәптән коронавируска бәйле чикләүләрне бетерү процессын тизләтү өчен дә эшләнә.

Бу шул исәптән коронавируска бәйле чикләүләрне бетерү процессын тизләтү өчен дә эшләнә.

Татарстан кунакханәләре һәм рестораннар үз хезмәткәрләрен актив рәвештә коронавирустан прививка кадатырга керешкән. Бу шул исәптән кунакчыллык өлкәсенә кагылган "ковид" чикләүләрен бетерү процессын тизләтү өчен дә эшләнә.

"Безнең бергәлек вакцинацияне активлаштырырга, әле прививка ясарга батырчылык итмәгәннәрнең шикләрен юкка чыгарырга әзер. Миллиардлаган кешеләр вакцина кадатса, куркыныч вирусның тапшырылуын туктатырга һәм күмәк рәвештә иммунитет булдыруга ярдәм итәчәк. Бары тик уртак тырышлык белән генә без нормаль тормышка кайта алабыз ", - дип билгеләп үтә Казан һәм Татарстан Рестораторлары һәм Отельерлары ассоциациясе матбугат хезмәтендә.

Ассоциация тарафыннан вакцинациянең вакытлы пунктларын булдыруга алдан ризалык алынган инде. Хәзер прививкалар графигын формалаштыру өчен гомумтуклану предприятиеләреннән гаризалар җыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading