16+

Татарстанда риэлтор кыз клиентын акчасыз да, фатирсыз да калдырган

Чаллы риэлторы 25 яшьлек Казан кызын акчасыз да, фатирсыз да калдырган.

Чаллы риэлторы 25 яшьлек Казан кызын акчасыз да, фатирсыз да калдырган.

Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
 

Зыян күрүче риэлторга 1,9 миллион сум акча биреп куйган була, фатирдан да, акчадан да колак какканын аңлагач, ул полициягә гариза белән килгән.
 

24 яшьлек риэлтор кыз кулга алынган. Аңа карата хәзер җинаять эше ачылган. Клиентына ул акчаны кире кайтармаган, чөнки ул акчаларны тотып бетергән булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading