16+

Татарстанда ришвәт өчен хәрби комиссарны кулга алганнар

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссарын 130 мең сумлык ришвәт алганы өчен тоткарлаганнар.

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссарын 130 мең сумлык ришвәт алганы өчен тоткарлаганнар.

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановны ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, вазыйфаи вәкаләтләреннән файдаланып Борһанов ир-егетләргә хәрби билет биргән. Бу хакта "Казанские ведомости"басмасы Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Алмаз Борһановка карата җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары ачыклаганча, 2016 елның сентябрендә хәрби комиссариаты хезмәткәре гаепләнүче Борһановка хәрби билет биргәне өчен 130 мең сум акча биргән.
Хәзер Борһанов СИЗОда.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading