Росгвардиячеләр күрсәтелгән адрес буенча килеп җитә. Баксаң, ике яшьлек бала чит-ят кешеләр янында берүзе уйнап йөри икән. Хатын-кызлар ялгызы гына уйнаучы малайга игътибар иткән, сабыйның югалуын аңлап алгач, тиз арада бу хакта полициягә шалтыратканнар. Әлбәттә, ике яшьлек сабый әти-әнисенең кемлеген һәм кайда яшәвен әйтеп бирә алмаган. Биредә яшәүчеләр дә аны моңарчы күрмәүләрен әйткәннәр.
Росгвардиячеләр баланың әти-әнисен эзли башлаган. Күрше ишегалдында аларны сабыйның әтисе каршы алган. Ир ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә югалган баланы табулары өчен рәхмәтен белдергән.
Комментарийлар