16+

Татарстанда сабый өченче кат тәрәзәсеннән очып төшкән

Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә китергәннәр.

Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә китергәннәр.

Бөгелмәдә өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән.
Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хәл 24 июньдә 21.30 тирәсендә булган. Баштан бала өченче каттагы фатирның тәрәзә төбенә менгән. Челтәргә таянгач, аның беркетмәләре бала авырлыгына чыдый алмыйча, ул челтәр белән бергә барып төшкән. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары сабыйны хастаханәгә алып киткән.

Күзәтчелек ведомствосында әйтүләренчә, малай өйдә әтисе белән икәү генә булган. Гаилә имин санала, профилактик учетта тормый.
Вакыйга урынына шәһәр прокуроры Артем Кривоносов чыккан. Тикшерү алды эше алып барыла. Әлеге хәлнең бар нечкәлекләре ачыклана.
Кечкенә балаларны ачык тәрәзәле бүлмәдә караучысыз калдырырга ярамый. Москит челтәрләре, чебен-черкидән сакласа да, балаларның егылуларына сәбәпче була.
Уяу булыгыз, өлкәннәр!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading