16+

Татарстанда сабыйны өстәл астына этеп керткән тәрбияченең кем булуы ачыкланган

Кырыс тәрбияченең кечкенә баланы төрткәләп, ахырда этеп екканын төшергән видео социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

Кырыс тәрбияченең кечкенә баланы төрткәләп, ахырда этеп екканын төшергән видео социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек вакытында тәрбияче эткәннән соң баланың егылганы, бераздан өстәл астына кереп китә язган баланы аның җилтерәтеп урындыкка утыртканын кадрдан күрергә була.

Әлеге хәлнең Арчадагы 8нче балалар бакчасында булуы ачыкланган.

360tv.ru хәбәр иткәнчә, әлеге бакчада эшләүчеләр бу хәлгә ачыклык кертеп, комментарий бирергә теләмәгәннәр.

Кырыс ханымның тәрбияче түгел, ә музыкаль хезмәткәр булуы ачыкланган. Ул эшеннән азат ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading