16+

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән

2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Быелга план – 1,2 миллионнан артык кеше, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Быелга план – 1,2 миллионнан артык кеше, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Диспансеризация инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатын тота, чөнки инвалидлыкка һәм яшьли үлемгә китерүче төп сәбәпләр – шулар. Сәламәтлеккә куркыныч тудырган факторларны вакытында кисәтү мөһим.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча һәр пациентның сәламәтлек төркеме ачыклана, шәхси рекомендацияләр, сәламәтлеккә янаган куркыныч факторларны төзәтү өчен киңәшләр бирелә, дәвалану курсы билгеләнә. Тиешле күрсәтмә булганда, пациент диспансеризация кысаларыннан тыш өстәмә тикшеренүгә юллана.

Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькәчә затларга – 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен уздырыла. Моның өчен, һәркем үзенең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча беркетелгән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, профилактик чаралар уздырганда республиканың ерак урнашкан районнарында «Мобиль сырхауханә» күчмә медицина комплекслары файдаланыла. Алар диспансеризациянең икенче этабы кысаларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм ерак урнашкан торак пунктларда яшәүче өлкән буын кешеләргә диспансер күзәтүен оештыру өчен 2019 елның сентябреннән эшләп килә.

Мобиль комплекслар республиканың берничә дәвалау учреждениеләренә беркетелгән, алар: Республика клиник хастаханәсе (Казан), Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге (Казан), Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе. Ел саен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әлеге мобиль комплексларның, алар баланста торган медицина оешмалары һәм районнарның үзәк хастаханәсе тәкъдимнәрен исәпкә алып, эш графигы раслана. Кирәк булса, әйтик, һава торышы начарланганда, мобиль комплексларның торак пунктларга чыгу графигы үзгәртелергә дә мөмкин.

Быелның 15 октябренә мобиль сырхауханәләрдә 42 меңнән артык пациентны кабул иткәннәр һәм алардан 2 меңнән артык кеше госпитализациягә юнәлдерелгән.

Татарстанда диспансеризация турында тулырак www.диспансеризациярт.рф рәсми сайтыннан белергә мөмкин.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading