Чаллыда фатирларның берсендә 10 яшьлек кыз балконда бикләнеп калган. Бәхеткә, укучы кызны йорт яныннан узып баручы очраклы рәвештә күреп алган. Нәкь менә ул коткаручыларны чакырган да инде.
Кызчыкның сүзләренә караганда, балкон ишеге көтмәгәндә бикләнгән, һәм аннан башка фатирда тагын бер кечкенә бала булган. Әти-әниләренең бу вакытта кайда булулары билгесез. Балконда бикләнеп калган кыз ярдәм сорап кычкыра башлый.
Бәхеткә, балаларның әниләре тиз арада кайтып керә. Ул балконның ишеген ачып баланы кертә. Балалар, шул исәптән ике яшьлек малайны Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып киткән. 10 яшьлек кыз салкын тию билгеләре белән хастаханәгә озатылган.
Комментарийлар