16+

Татарстанда селәүсен кешегә һөҗүм иткән

Ул куе урманнарда яши торган ерткыч хайван. Алар тиен, төлке, кимерүчеләр белән тукланалар...

Татарстанда селәүсен кешегә һөҗүм иткән

Ул куе урманнарда яши торган ерткыч хайван. Алар тиен, төлке, кимерүчеләр белән тукланалар...

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Кукмара районында бер егеткә селәүсен ташланган дигән хәбәр таралган. «Хезмәт даны» газетасы корреспонденты бу хәлнең нечкәлекләрен белешкән.

Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Эльвира Игнатьеваның сүзләренә караганда, бу хәл Лельвижда яшәүче 19 яшьлек егет дискотекадан соң өенә кайткан вакытта була. Ул Яр буе һәм Майская урамнарын тоташтыручы күпер аша чыкканда, аның өстенә ниндидер авыр әйбер килеп төшә һәм аны җиргә ега. Бәхеткә, егет курку һәм ертылган куртка белән котылып кала. Ерткыч аны җибәрә.

Бу төндә авыл халкы әлеге хайванны берничә тапкыр күрә.

«Авылдашларның берсе этләр өргән тавышка урамга чыга, таныш булмаган җәнлекне күреп куркып кала. Карда аның урманнан төшүен раслаучы эзләр дә була. Иртән авылдашым, минем янга килеп, бер хуҗалык капкасы янында үле хайван ятуын хәбәр итте. Бу селәүсен иде. Без, кичекмәстән, ветеринария хезмәтенә шалтыраттык. Белгечләр аны утильләштерергә кирәк дигән карарга килде», - дип сөйләде җирлек башлыгы.

Селәүсен ни өчен кешеләр янына килгәне билгеле түгел. Бу мәчеләр бик яшерен һәм кешеләр белән очрашудан качалар. Кайберәүләр аларны янган урманнардан безнең якларга күчергәннәрдер, дип фаразлый.

«Кышкы маршрут участогы мәгълүматлары буенча, Кукмара урманнары территориясендә селәүсеннәрнең саны зур түгел. Шуңа күрә аларга ау тыела. Ул куе урманнарда яши торган ерткыч хайван. Алар тиен, төлке, кимерүчеләр белән тукланалар... Хәзер кыш, ач вакытлары, урманда азык җитәрлек түгел. Хайван бик хәлсезләнгән булган, мөгаен, торак пунктка ул ярдәм сорап чыккандыр», - дип сөйли ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Ленар Галимуллин.

Чыганак: Хезмәт даны

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading