16+

Татарстанда шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Һава торышы начарлану сәбәпле, 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде.

Һава торышы начарлану сәбәпле, 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде.

Республика дәүләт автоинспекциясе ерак араларга барудан тыелып торырга чакыра.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлектә хәрәкәт итәргә, дистанцияне сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.  Шулай ук җәяүлеләр чыга торган урыннарда, каршы як хәрәкәт юлына чыкканда игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртелә.

Фото: vestirama.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading