Татарстанда 2020 һәм 2021 елларда әни кешедән яңа туган баласына ВИЧ инфекция тапшыру ачыкланмаган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.
"Мөмкин кадәр иртәрәк дәвалана башласын өчен, бала табу яшендәге хатын-кызларга без аерым игътибар бирәбез. Шуңа бәйле рәвештә әнисеннән баласына инфекция тапшыру теркәлмәде", - дип билгеләде спикер.
Узган ел эчендә АРВТ-терапиясе буенча 2,6 мең кеше дәваланган, баш табиб билгеләп үткәнчә, пандемия елы өчен бу бик зур сан.
Татарстанда ВИЧ инфекциясе куелган 15 234 кеше исәптә тора.
Сүз уңаеннан, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар