16+

Татарстанда СОVID-19ның 39 яңа йоктыру очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә 50 кеше терелгән.

Тәүлек эчендә 50 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирс йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр инфекция белән көрәш оператив штабы матбугат хезмәтендә. "Аларның берсе - читтән кайткан кешедә, 38е - элемтә аша йоктырган. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана ", - дип ачыклык керттеләр штабта.

15 хаста- 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, тугызысы - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бишесе - 50 дән 60 яшькә кадәр, 18 яшькәчә балалар арасында бер авырып китү очрагы теркәлгән.

Иң күп авыручылар Казанда - 20 кеше, 5 хаста - Югары Осланнан, 4 кеше - Яр Чаллыдан,өч кеше - Түбән Кама һәм Әтнә районында, ике кеше - Биектаудан, бер кеше - Зәй районында расланган.

17 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда  COVID-19 йоктыруның 7770 очрагы теркәлгән, шуларның 6 702се - савыккан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading