16+

Татарстанда СОVID-19ның 49 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте. Республикада коронавирус белән зарарланганнарның гомуми саны 18 131 гә җитте.

Авыручыларның арту темпы 0,3% тәшкил итә, хасталар санының сизелерлек кимүе күзәтелә. Коронавирус белән авыручылар саны 100 мең кешегә 464,6 очрак тәшкил итә.

COVID-19 белән авырулы һәм яңа коронавирус инфекциясенә шикле булган 5 292 кеше үзизоляциядә тора.

Татарстанда бер тәүлек эчендә ковидны ачыклау өчен 7 796 мең тикшеренү уздырганнар, барлыгы - 1 925 тест ясалган. пандемия чорыннан бирле 14 783 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 91 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Вакцинацияне 84 484 кеше узган, шулардан 20 385 икенче доза алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading