16+

Татарстанда өстенә футбол капкасы төшеп, бер бала имгәнгән

Өстенә футбол капкасы төшеп 10 яшьлек мәктәп укучысы имгәнүе буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тикшерү оештырган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өстенә футбол капкасы төшеп 10 яшьлек мәктәп укучысы имгәнүе буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тикшерү оештырган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча үткәрелә, дип яза Татар-информ.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хәл 7 октябрь көнне кичен була. Түбән Кама стадионнарының берсендә малайның баш мие имгәнә. Баланы медицина учреждениесенә китерәләр һәм ярдәм күрсәтәләр.

Тикшерү барышында, бу хәлнең нечкәлекләре, сәбәпләре ачыкланачак. Шулай ук, хокук саклаучылар спорт-физкультура хезмәтләре күрсәтелгәндә закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Күзәтчелек оешмасы тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк. Баланың имгәнүе буенча башлангыч тикшерү үткәрү Татарстан прокуратурасы контролендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading