16+

Татарстанда сөйгәнең суидцидка этәргән тамаданы хөкем итәләр

Казанда популяр тамада Виталий Прохоров сөйгән кызын үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итүдә гаепләнеп, суд каршына баскан.

Казанда популяр тамада Виталий Прохоров сөйгән кызын үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итүдә гаепләнеп, суд каршына баскан.

27 яшьлек тамада сөйгән кызы белән низагка кергәннән соң, аннан бөтен биргән бүләкләрен кайтаруын сораган. Аннары кызның телефонын тартып алган һәм аны фатирга бикләп чыгып киткән.

Берничә сәгатьтән кыз кухня тәрәзәсен ачып аннан сикергән, ул алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Хәзер кызны мондый адымга җиткергән егет суд каршында җавап тотачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading