16+

Татарстанда тагын бер кеше ковидтан үлгән

Татарстанда коронавирустан 117 нче үлем очрагы расланды, дип хәбәр итә COVID-19 белән көрәш буенча төбәк оперштабы.

Татарстанда коронавирустан 117 нче үлем очрагы расланды, дип хәбәр итә COVID-19 белән көрәш буенча төбәк оперштабы.

Аның мәгълүматлары буенча, инфекциянең яңа корбаны - 1969 елгы ир-ат. Ул үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатылган. Хастаның хәле йөрәк җитешсезлеге фонында катлауланган.

Авыру үлеменнән соң, патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча үлемнең сәбәбе ковид инфекциясе булуы ачыкланган.

Элегрәк билгеле булганча, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 55 яңа очрагы ачыкланган. Республикада СОVID-19 белән чирләүчеләр саны, пандемия башланганнан бирле, 8 985 кә җитте. Бу чорда барлыгы 7 933 кеше сәламәтләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading