16+

Татарстанда тагын бер хәрбине җирләделәр

Авыл мәчете янында Украинада һәлак булган хәрбине искә алу өчен дуслары, туганнары һәм якыннары җыелган.

Авыл мәчете янында Украинада һәлак булган хәрбине искә алу өчен дуслары, туганнары һәм якыннары җыелган.

Ренат Мәҗитов 1972 елның 1 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Гулистан районы Орджоникидзе авылында туган. 90 нчы еллар башында әтисе Вакыйф Мәҗитов янына Лаеш районының Татар Янтыгы авылына кайта һәм берничә ел биредә яши.

Әтисе вафатыннан соң Ренат Казанга китә, кайчак Вакыйф абыйның каберенә һәм мәчеткә кайткалый. Авыл халкы сөйләвенчә, Ренатның бабасы Татар Янтыгында мулла булган. Хәрбине мөселман йолалары буенча җирләделәр. Авылдашлары 16 май көнне Ренат Вахидовичның Татар Янтыгына кайтуын, мәчеткә садака калдыруын, әтисе каберендә булуын һәм Ватанны саклауга китүен искә төшерделәр. Бу хакта ул 17 майда абыйсы Михаил Моисеевка хәбәр иткән: «Миңа шалтыратмагыз, элемтәгә үзем чыгам", - дигән дә трубкасын куйган. Бу вакытта ул Украинада булган инде. Ренат Вахидович контракт буенча хезмәт итү турындагы карарын туганнары белән уртага салып сөйләшми. 

Энесен соңгы юлга озатырга дип Самарадан абыйсы Михаил да кайткан. Ул шулай ук мәрхүмнең апасы булуын, ләкин сәламәтлеге аркасында килә алмавын сөйләгән. Матәм тантанасында Казаннан кайткан хәрбинең туганнары катнашты: «Ренат авыр язмышлы кеше иде», - дип сөйләде туганнан туган абыйларының берсе Рафыйк Габдрахманов. 

Татар Янтыгы халкы, Лаеш районы администрациясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге туганнарының, якыннарының һәм дусларының кайгысын уртаклаштылар. Герой турында, Татарстан һәм Россия алдындагы казанышлары турында сөйләштеләр. Хәрби комиссар Александр Афанасьев кыскача биографиясен укыды һәм Ренат Вахид улының тормышы турында сөйләде. Ул Үзбәкстанда Сырдарь өлкәсенең хәрби частендә ике еллык хәрби хезмәт үтә. Танк гаскәрләрендә механик-шофер вазыйфасында хезмәт итә. Ренат Мәҗитов үз теләге белән Украина территориясенә 2022 елның 17 маенда килә. 


Фото: "Камская новь"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading