Финанс пирамидасы билгеләре булган оешманың офисы «Корстон»да (кайбер мәгълүматлар буенча, сүз iTREENITY фирмасы турында бара) булган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Оештыручыларның берсе әлеге эшкә танышларын җәлеп иткән. Аннары алар, үзләрен челтәрле бизнес маркетологлары дип атап, акча кертемчеләрен җыя башлый. «Югары табышлы проектта» катнашырга чакырганнар.
Вкладчыларның берсе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, дүрт йөз мең сумга якын акча салуын хәбәр иткән. Аның исеменә сайт компаниясендә шәхси кабинет булдырылган, биредә кертелгән акчаны криптовалютага алыштырырга тиеш булганнар. Әмма компаниядән аңа бер тиен акча да кермәгән. Салым органнарында да әлеге компания теркәлмәгән икән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре оешманы оештыручыны һәм аның җиде танышын ачыклаган. Мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Эллэ кайчан кирэк иде, кешене алдап ятмасыннар..
0
0