16+

Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз коронавирус корбаны булды

Барлыгы пандемия башыннан бирле республиканың 260 кешесе Covid-19 дан вафат булды.

Барлыгы пандемия башыннан бирле республиканың 260 кешесе Covid-19 дан вафат булды.

Татарстанның тагын дүрт кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлеп китүнең дүрт очрагы теркәлде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Covid-19 дан тагын 1940, 1951, 1959 һәм 1964 елгы дүрт хатын-кыз үлде. Шул ук вакытта министрлыкта ачыклатуларынча, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән.  Барлыгы пандемия башыннан бирле 260 татарстанлы әлеге инфекциядән вафат булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading