Фестиваль катнашучылар арасында ике категориядә уздырыла.
Иҗади конкурста Татарстан балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнаша ала. Гариза һәм спектакльнең видеоверсиясен 2022 елның 1 декабренә кадәр бирергә мөмкин.
Фестиваль катнашучылар арасында ике категориядә уздырыла:
- Балалар театр коллективлары һәм студияләр (6 яшьтән 17 яшькә кадәр);
- Яшьләр театр коллективлары һәм студияләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).
Фестивальдә мәдәният һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем алучы югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең студент коллективлары катнаша алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар