Татарстанда әтиләре мобилизациягә эләккән 18 яшькә кадәрле балаларга 20 шәр мең сум акча бирелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты карар кабул иткән.
Республика тарафыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен мобилизацияләнгән кешенең хәрби хезмәткә чакырылганда Татарстанда теркәлгән булуы таләп ителә. Түләүләр оператив рәвештә түләнсен өчен 18 октябрь көнне мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә хәбәр ителгән һәм гаризалар язу өчен бланклар бирелгән. Әлеге бланкларны тутырып, яшәү урыны буенча, күрсәтелгән вакыт эчендә Республиканың матди ярдәм үзәгенә (коменсацияләр түләү) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзләре белән балаларның туу турында таныклыкларын алу да сорала.
Әгәр дә мобилизацияләнгән гражданинның гаиләсе түләүләр хакында хәбәр алмаган икән, ул очракта Республиканың матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә. Әгәр дә әни кеше Татарстанда теркәлмәгән икән, ул вакытта аңа ире теркәлгән җирлектәге үзәккә мөрәҗәгать итәргә.
Баланың әтисен мобилизацияләү хакында мәгълүматлар Татарстанның Хәрби комиссариатыннан алыначак. Шуңа да хәрби комиссариаттан белешмә алып килү таләп ителмәяәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар