16+

Татарстанда әтисе белән улы ис тиеп үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылган

Әлмәт шәһәре прокуратурасы ис тиеп агулану аркасында ике ир-атның үлеме буенча тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы ис тиеп агулану аркасында ике ир-атның үлеме буенча тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның 4 мартында, Әлмәттә Төзүчеләр проспекты буенча 47 нче күп фатирлы торак йорт фатирында, ир һәм аның улының гәүдәләре табыла. Аңсыз хәлдә хатын-кыз “ис тиеп агулану” диагнозы белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Тикшерү барышында фаҗигагә юллык һәм вентиляция каналларының төзексезлеге сәбәп булганы ачыкланган. 2016 елдан бу фатирда вентиляция каналларын идарәче компания дә, махсус оешма да карамаган.

Прокурор тикшерүе материаллары буенча, Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү органнары тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 3 нче часте (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтеп, саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading