16+

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19ның 32 яңа очрагы расланды

Табиблар күзәтүе астында 1212 кеше кала.

Табиблар күзәтүе астында 1212 кеше кала.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән чирләп китүнең 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән  матбугат конференциясе барышында ТР баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 5061 очрагы ачыкланган. Узган тәүлектә 32 яңа очрак теркәлгән, 6 кеше хастаханәгә салынган, калганнарының хәле җиңелчә. Алар өйдә дәвалана», - диде спикер. Табиблар күзәтүе астында 1212 кеше кала бирә.

Чит илдән 106 кеше кайткан, алар өйләрендә үзбикләнгәннәр. Моннан тыш, Авдонина эпидемия башланганнан бирле 253 хезмәт коллективы тикшерелгәне турында сөйләде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading