16+

Татарстанда узган тәүлектә 54 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Пандемия башыннан бирле авыручыларның гомуми саны 26 318 гә җиткән. Чирләүчеләр саны 100 мең кешегә-247 тәшкил итә.
"Атна эчендә 355 ковид йоктыру очрагы теркәлгән, бу алдагы атнага караганда 9 очракка күбрәк. Уртача атналык һәм уртача тәүлеклек үсеш темпы 0,2 процент дәрәҗәсендә саклана", - диде Авдонина.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларда 32 Британия штаммы һәм 117 һинд штаммы ачыкланган. Узган тәүлек эчендә 38 кеше сәламәтләнгән, пандемия башланганнан бирле бу сан 22 873 кешене тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Республикада 1 053 216 кеше ковидка каршы прививка кадаткан, аның икенче компонентын 921 077 кеше алган инде. Кабат вакцинацияне 3 меңнән артык татарстанлы узган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading