2018 елда татарстанлылар 140 миллион сум күләмендә торак кадастр бәясе белән килешмәгән.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.
«2018 елда күчемсез милек объектларының кадастр бәясе 140 миллион сумга диярлек кимегән», - дип искәртте Артем Костин.
Ел башыннан алып Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы махсус комиссиягә 1000нән артык гариза килгән. Комиссия шуларның 200дән артыгын караган, ә калганнары, гариза бирүчеләр гамәлдәге закон кысаларында карау өчен кирәкле документларның тулы булмаган комплектын тапшырганлыктан, кире кагылган, дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренчә, егермегә якын гариза аларны тапшыручылар файдасына яңадан каралган.
Комментарийлар