16+

Татарстанда торак йортларда балалар бакчалары ачарга тәкъдим иттеләр

Яңа Шигали һәм Көек авылларында балалар бакчаларыннан файдалану мәсьәләсе кискен тора.

Яңа Шигали һәм Көек авылларында балалар бакчаларыннан файдалану мәсьәләсе кискен тора.

Татарстан Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен, торак йортларның беренче катларында балалар бакчалары ачарга тәкъдим итте. Доклад Татарстан Дәүләт Советы сайтында дөнья күрде.

Омбудсмен фикеренчә, республикада мәктәпкәчә белем алуга кагылышлы мәсьәләләр элеккечә актуаль булып кала. Торак кварталлар төзелә, ләкин аларда мәктәп һәм балалар бакчалары юк. Әйтик, Яңа Шигали һәм Питрәч районының Көек авылындагы ««Царево»» торак комплексында яшәүчеләр балалар бакчаларына бик мохтаҗ. «Царево»нда яшәүче бер хатын-кызга өч яшьлек улын 26 км һәм 19 км ераклыктагы балалар бакчаларына күчерергә тәкъдим ителгән. Күп фатирлы йортлар социаль инфраструктура объектлары белән бер үк вакытта файдалануга тапшырылырга тиеш.

Шул сәбәпле Сабурская торак йортларның беренче катларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading