16+

“Татарстанда торакка мохтаҗ ятимнәр чираты зур”

Татарстанда 9709 бала әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм. 

Татарстанда 9709 бала әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм. 

“Татарстанда торакка  мохтаҗ ятим балалар саны шактый күп әле. Бу мәсьәләне финанслауны арттырып кына чишеп булачак”, - диде  бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышында республиканың Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Елена Волынец.

Аның сүзләренчә, 2021 елда торакка мохтаҗ 600 ләп ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Узган ел, 2019 ел белән чагыштырганда, бу максатка акчалар 2,5 тапкырга күбрәк булган һәм 827 млн сум тәшкил иткән.

“Чират әлегә зур. Аларны торак белән тәэмин итү безнең бурычыбыз. Ятимнәр торак көткән вакыт аралыгында социаль түбән төшү һәм криминалга тартылу артуын аңларга кирәк”, - ди вәкаләтле вәкил.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 9709 бала әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading