16+

Татарстанда тәрәзәдән 20 бала егылган

Ел саен, җылы көннәр башлануга, балаларның тәрәзәләрдән егылып төшү очраклары күбәя.

Ел саен, җылы көннәр башлануга, балаларның тәрәзәләрдән егылып төшү очраклары күбәя.

Балалар травматологиясе һәм хирургиясе Фәнни-тикшеренү институты президенты Леонид Рошаль бала тәрбияләүче гаиләләрдә тәрәзәләргә махсус җайланма куярга мәҗбүр иткән закон кертүне сорап, Россия Президентына мөрәҗәгать итәргә җыена, дип хәбәр итә  «Говорит Москва» радиостанциясе. Тәрәзәләргә бала ача алмаслык махсус фиксаторлар кую имгәнүләрдән саклап калыр иде, дип ышана табиб. Быелның алты аенда гына да Татарстанда тәрәзәдән 20 бала егылган. Икесе вафат булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading