16+

Татарстанда цифрлы рөхсәт вакыты озайтылды 

Республика халкыннан күпләгән мөрәҗәгать булу сәбәпле, кайбер максатларда смс җибәреп рөхсәт алу вакытын озайтканнар. 

Татарстанда цифрлы рөхсәт вакыты озайтылды 

Республика халкыннан күпләгән мөрәҗәгать булу сәбәпле, кайбер максатларда смс җибәреп рөхсәт алу вакытын озайтканнар. 

Исемлектәге тугыз пунктның икесенә генә үзгәреш кертелгән: дачага (шәһәр читендәге шәхси өй) бару-кайту һәм тору урынын үзгәртү.
Дачага барган очракта цифрлы рөхсәт вакыты ике сәгатькә озайтылган (моңарчы ул бер генә сәгать иде). Әлеге максат буенча тәүлегенә ике тапкыр смс-хәбәр җибәреп була. 
Тору урынын үзгәрткән очракта алты сәгать рөхсәт бирелә, әмма ешлыгы кыскарган: хәзер аны өч көнгә бер генә тапкыр алып булачак.
Башка максатларда үзгәрешләр юк: рөхсәт элеккечә бер сәгатькә һәм тәүлегенә ике тапкыр бирелә.

фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading