16+

Татарстанда Украинада һәлак булган ике солдатны җирләгәннәр

Яр Чаллыда Украинада һәлак булган ике солдатны җирләгәннәр.

Яр Чаллыда Украинада һәлак булган ике солдатны җирләгәннәр.

Шәһәр мэры матәм чараларында катнашкан һәм туганнарының кайгысын уртаклашкан.

25 сентябрь көнне шәһәр зиратында Украинада махсус операция барышында һәлак булган Яр Чаллыдан ике солдатның җеназасы узган. Дуслары һәм туганнары 42 яшьлек сержант Радик Наил улы Салихов һәм 34 яшьлек ерейтор Руслан Василевич Газизов белән хушлашканнар, дип яза «Челнинские известия». Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграмма-каналында хәбәр иткәнчә,
Радик Салихов 1979 елның 8 декабрендә туган, СПТУда-114 балта остасына укыган. 1997 елдан 2000 елга кадәр илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, Россия Федерациясе Президенты Указы буенча Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 
Руслан Газизов 1987 елның 20 октябрендә туган. 57 нче номерлы һөнәри белем бирү училищесын тәмамлый, слесарь белгечлеген ала. 2007-2008 елларда ул хәрби хезмәттә булган, ефрейтор. Хәрбинең хатыны, кызы һәм улы калган.

Мэр мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading