16+

Татарстанда унбиш яңа глэмпинг барлыкка киләчәк

Бүген республикада шундый ундүрт урын бар инде.  Киләчәктә тагын унбиш глэмпинг барлыкка киләчәк. 

Бүген республикада шундый ундүрт урын бар инде.  Киләчәктә тагын унбиш глэмпинг барлыкка киләчәк. 

- Агымдагы елда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына караган федераль проектларда катнашып, актив туризм һәм табигатьтә ял итү өчен туристлык инфраструктураларын үстерергә, брендлы туристлык маршрутлары булдырырга, авылларның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттырырга телибез. Тагын бер максатыбыз – республиканың шәһәр читендәге ял итү объектларын үстерү. Әлеге максаттан Татарстан Президенты ярдәмендә «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү» дирекциясе оешты. Аның бурычы – табигать территорияләрендә коммерцияле проектлар булдыру өчен эшмәкәрләргә һәм инвесторларга уңайлы шартлар тудыру һәм табигатьтә ял итүне сыйфатлы итү, - дип сөйләде Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов комитетның узган елгы эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышында. 
Әлеге дирекция җитәкчесе Оксана Саргина хәбәр иткәнчә, узган елда табигатьтә 20 мең кеше ял иткән. Аларның 80 проценты үзебезнең республика кешеләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading