16+

Татарстанда урып-җыю эше ахырына якынлаша

Урып-җыю кампаниясенең барышы турында кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде, дип хәбәр итә министрлык сайты.

Татарстанда урып-җыю эше ахырына якынлаша

Урып-җыю кампаниясенең барышы турында кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде, дип хәбәр итә министрлык сайты.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Марат Әхмәтов урып-җыюның ахырына якышлашып килүе турында әйтте. Бүгенгә 1 млн. 358 мең га, ягъни 91 процент мәйданда уңыш җыелган. 3,5 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Республика буенча уртача уңыш – 26,1 ц/га.

– Киләсе атна азагына бөртеклеләрдән кукуруз гына җыясы кала дип уйлыйбыз. Мондый һава торышы орлык кукурузы өлгерү өчен бик яхшы. Әмма силос өчен түгел. Барысы 200 мең га кукуруз җыясы була, шуннан 58 мең га – орлыкка, – диде министр.

Чөгендер үстерүче 16 районнан 5есе чөгендер җыюга керешкән. Быел бу культура 64 мең га тәшкил итә. Бүгенгә ул 4,5 мең га, ягъни 7 процент мәйданда җыелган. Уртача уңыш – 395 ц/га. Бу культураны җыю буенча алдынгылар рәтендә: Зәй, Сарман һәм Тукай районнары, аларның уңышы – 410 ц/га.

Барлыгы 521 мең га мәйданда бөртеклеләр чәчелгән, шулардан 375 мең га көзге бодай һәм 136 мең га көзге арыш.

Туңга сөрү 800 мең га (38 процент) мәйданда башкарылган, шул исәптән 213 мең га – бер атна эчендә. Көнгә 30 мең гектарлап җир эшкәртелә. Барлыгы 1700 агрегат эшкә җәлеп ителгән.

Рөстәм Миңнеханов озакка сузмыйча гадәттәге көзге ярминкәләрне башларга кирәклеген искә төшерде. Марат Әхмәтов бу юнәлештә эшләр алып барылуы турында әйтте. Беренче шимбә ярминкәләре республиканың эре шәһәрләрендә киләсе атнада башлана.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading