16+

Татарстанда утильләштерүнең яңа технологиясен куллана башлыйлар

Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә калдыкларны утильләштерүнең яңа технологиясен куллана башлая­чаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә калдыкларны утильләштерүнең яңа технологиясен куллана башлая­чаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

2017 елда Россиядә «Калдык­ларны нольдә күмү» пилот проекты старт ала. Биредә 2017-2020 елларда коммуналь каты калдыкларны термик зарарсызландыру буенча Мәскәү өлкәсендә дүрт һәм Казанда бер завод төзелеше күздә тотыла. Әлеге проект тормышка ашырыла башлаган төбәкләр юкка гына сайлап алынмаган - Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе каты калдыклар белән элеккечә генә эшли алмый, калдыклар бик күп җыела. Россиядә һәр елны 5,5 млрд тонна калдыклар барлыкка килә. Экологлар мәгълүматы буенча, шуның бары 5 процент чамасы гына эшкәртелә. Калган өлеше яндырыла, чүп-чар полигоннарына яисә законсыз чүплекләргә чыгарыла. Утильләштерү проблемасы шул кадәр өлгереп җитте ки, ул хакта хәзер илнең югары җитәкчелеге борчыла башлады. 2016 елда Дәүләт Советында ­Россия Президенты Владимир Путин калдык­лардан котылу һәм аларны куллану проблемасын хөкүмәт эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады.

Экологлар мәгълүматы буенча, илдә санкцияләнмәгән чүп-чар ташлау урыннары законлыларыннан 20 тапкырга артык. Стихияле рәвештә булдырылган чүп-чар ыргыту урыннары кош­лар һәм вак җәнлекләр җыелу, үрчү урынына әверелеп, инфекция таралу чыганагы булып тора.

Мәскәү өлкәсендә һәм Казанда Швейцария - Япония компания­сенең Hitachi Zosen заводлары төзеләчәк. Әлеге компания бөтен ил буйлап 500 завод төзегән инде: 235е - Азиядә, 250се - Европада һәм 44е - Төньяк Америкада. Германиянең Әйләнә-тирә мохитне, табигатьне, төзелеш һәм атом-төш куркынычсызлыгын саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2000 елда шушындый заводлар тарафыннан 14 млн тонна каты калдык­лар эшкәртелгән. Шул рәвешле диоксиннар чыгу бары 0,5 граммны тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading