16+

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 56 очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19ның 8930 очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19ның 8930 очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Аларның 2се - читтән кайткан кешедә ачыкланса, 54се - элемтә аша йоктырган. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өйдә дәвалану ала ", - диелә хәбәрдә. Иң күп авыручылар - 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр арасында, 21 кеше һәм 60 тан 70 яшькә кадәргеләр арасында, 20 кеше.

Бүгенге көндә пандемия башланганнан бирле, республикада Covid-19 йоктыруның 8930 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 7870 кеше савыкты, шул исәптән 43 тәүлектә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading