16+

Татарстанда ВИЧ эләктерүчеләр саны кискен арткан

Татарстанда ВИЧ йоктыручыларның күпчелеге 40 яшьтән узган кешеләр булуы ачыкланган, дип яза ProKazan.

Татарстанда ВИЧ йоктыручыларның күпчелеге 40 яшьтән узган кешеләр булуы ачыкланган, дип яза ProKazan.

СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина моның сәбәбен болай дип аңлата. "Соңгы елларда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бу куркыныч чирне булдырмау максатында бик күп аңлату эшләре алып барыла, байтак программалар тормышка ашырыла. Яшьләр шуңа күрә бу турыда яхшы хәбәрдар. Ә менә урта яшьләрдләге буын әлеге чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлап җиткерми. Күп вакыт гап-гади саклану чараларыннан да файдаланмыйлар", - ди ул.

Статистикадан күренгәнчә, 2010 елда 40тан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында ВИЧ эләктерүчеләр саны 14,8 процент булган, 2015 елда ул 24 процентка җиткән, 2016 елда - 32,3, ә инде 2017 елның тугыз аенда 36,2 процентка ук "сикергән". Шул ук вакытта Татарстанда ВИЧ йоктыручылар арасында 15-20 яшьлекләр 1,7 тапкырга кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading