16+

Татарстанда волонтерлар өчен ресурс үзәге ачылачак

Казанда «Ел волонтеры» премиясен тапшырдылар. Биредә ел әйләнәсе актив булган волонтерларны билгеләп китәләр, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге чарада 500гә якын республика волонтерлык оешмасы катнашты.

Казанда «Ел волонтеры» премиясен тапшырдылар. Биредә ел әйләнәсе актив булган волонтерларны билгеләп китәләр, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге чарада 500гә якын республика волонтерлык оешмасы катнашты.

Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева 2018 елның Россиядә Волонтерлар елы булуын искәртеп китте.
– Волонтерлар елының уңышлы тәмамлануы белән котлыйм сезне. Яхшылык ул – ирек дигән сүз. Яхшы кеше һәрвакыт ирекле, чөнки аның җаны тыныч, ул дөньяга яктылык китерә. Сез дә бу дөньяга яхшылык китерәсез, мин сезгә шуның өчен бик рәхмәтле, – диде Ләйлә Фазлыева.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та волонтерларга башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Волонтерлык – һөнәр түгел, ул күңел кушуы буенча башкарыла торган эш. Мин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштым. Президент республикада волонтерлар өчен ресурс үзәк булдырылачак диде, – ди Дамир Фәттахов.
Чара ахырында ел әйләнәсендә Татарстанга төрле чаралар үткәрергә ярдәм иткән актив волонтерларны 16 номинация буенча бүләкләделәр. Хәзер волонтерлар алдында чираттагы зур эш тора – 2019 елны алар Казанда узачак эшче һөнәрләре буенча «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатын үткәрергә булышачак.

Бүген Татарстанда 46 000 волонтер бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading