Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.
"Сары төстәге парик, сары төстәге башлык, кыска тун, күн итәк, капрон колготки һәм ботфортлар кигән 38 яшьлек Лениногорск кешесе тоткарланды", – ди Лениногорск полиция бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге башлыгы Рамил Раупов.
28 ноябрьдә Агадуллин урамындагы 19 нчы йорт янындагы шәхси гараж территориясендә бер ир кеше тоткарлана. Хатын -кызлар сыман бизәнүе, иреннәрен кып-кызыл иннек белән сөртүе оперативникларны аптырашта калдырмаган.
Ир кеше кигән тунның уң кесәсеннән кечкенә пакет табылган һәм алынган. Уң ботинкада 1 полимер пакет һәм шулай ук билгесез матдә салынган тагын бер пакет табылган һәм алынган.
— Тоткарланган ир аларның наркотик матдә булуын аңлатты, - ди полиция вәкиле Рамил Раупов.
Барлык матдәләр дә суд-химик экспертизага юнәлтелгән.
Фото: https://leninogorsk-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар