16+

Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак

Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак.

Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясенең планлы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать тәртибен саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

“Чыршы шәһәрчекләрен ачканда хокук бозуларны булдырмау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә Эчке эшләр министрлыгыннан - 1200, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә - 1700, Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга. Биредә һәр көнне 300 полиция хезмәткәре кизү торачак”, - диде Фәргать Мөхәммәтҗанов.

"Шулай ук өстәмә рәвештә Росгвардия хәрбиләре, шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары җәлеп ителәчәк”, - дип өстәде полиция җитәкчесе урынбасары.

 

Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading