16+

Татарстанда яңа телеканал эшли башлады

Әлмәттә бүген яңа «ЮВТ-24» телеканалы эшли башлады. Ул «Татмедиа» АҖ филиалының «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе» базасында оештырылган.

Әлмәттә бүген яңа «ЮВТ-24» телеканалы эшли башлады. Ул «Татмедиа» АҖ филиалының «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе» базасында оештырылган.

Яңа форматтагы трансляция яңартылган студиядә татар телендәге кичке яңалыклардан башланып китте. Яңа заставкалар, отбивкалар, канал символы һәм яңа студия декорациясе булдырылган.

Яңа проектны Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә (Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Зәй) күрсәтәчәкләр. Потенциаль аудитория - 470 меңнән артык кеше.

Яңалыклар эш көннәрендә рус һәм татар телләрендә сәгать саен чыгачак. Үз программаларының күләме атнага 35 сәгать тәшкил итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading