16+

Татарстанда яңадан кишер кыйммәтләнде

 Татарстанда бер атна эчендә яңадан кишер кыйммәтләнде.

 Татарстанда бер атна эчендә яңадан кишер кыйммәтләнде.

Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы сайтында хәбәр ителә. Мәгълүмат ведомствода 5 июльдән 12 июльгә кадәрге чорга китерелгән. Әйтик, кишер 85,44 сумнан 88,9 сумга кадәр кыйммәтләнгән, бу 4,05% тәшкил итә.  Азык-төлек бәясе арту буенча бу продукт икенче урында тора.

Беренче урында - 9,3% ка кыйммәтләнгән кәбестә - 37,46 сумнан 40,95 сумга кадәр үскән. Шулай ук алма бәяләре 97,54 тән 98,96 сумга кадәр арткан - 1,5% һәм печеньеның бер килосы 147,16 дан 148,97 сумга кадәр үскән - 1,23%. Шул ук вакытта кайбер башка продуктлар бер атна эчендә арзанайган. Алар арасында кара чәй. сыер һәм сарык ите, казылык, югары сортлы бодай оныннан ясалган макарон эшләнмәләре, 2,5-3,2 процентлы сөт, балалар туклануы өчен коры сөт катнашмасы, тавык йомыркасы, он, вермишель, дөге, бәрәңге һәм суган бар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading