Киләсе атнада һава шартлары бозыла.
Татарстанда ялларда җылы һава торышы сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Шимбә көнне тизлеге 18 м/с җитәчәк җил булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура 14 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 5 градус җылы булуы көтелә.
Якшәмбе яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава 10 градуска кадәр җылына. Төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.
Дүшәмбе яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез һава температурасы плюс 1 градус, төнлә минус бер градуска кадәр төшәчәк.
Комментарийлар