16+

Татарстанда янгын 69 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 30 процентка арткан. Б

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 30 процентка арткан. Б

у хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

– Ел башыннан янгыннар саны узган елның шул чоры белән чагыштыр­ганда 1440 очрактан 1848гә кадәр артты. Янгыннар саны арту иртә язда коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән бәйле. Узган ел янгыннарның күпчелеге быелгы вакыттан соңрак – 8 май тирәләренә туры килгән иде. Коры үлән яну аркасында ут күчеп, торак һәм бакча йортлары янып юкка чыгуы аеруча борчу тудыра. Янгын куркынычы чоры башыннан бирле барлыгы шундый җиде янгын очрагы булды, – дип сөйләде Рафис Хәбибуллин.

Ул янгыннарда һәлак булучыларның саны 53 кешедән 69 кешегә кадәр артуын әйтте. Питрәч, Лениногорск, Әлмәт һәм Лаеш районнарында, шулай ук Казанда янгыннарда кеше үлеме саны арту теркәлгән.

Ул янгынга каршы махсус режимны контрольдә тоту өчен 2300дән артык кеше булган 857 профилактик төркем оештырылганын әйтте. Әлеге төркемнәр көче белән мең ярымнан артык патрульлек үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә коры үлән януның 385 очрагы булдырылмый калган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading