16+

Татарстанда янгын сүндерүчеләр 25 олы кешене һәм 8 баланы эвакуацияләгән

17.46 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.

17.46 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.

Зәйдә биш катлы йортта янгын чыгу сәбәпле, 33 өлкән кешене һәм 8 баланы чыгарганнар. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ялчыгөл урамындагы 1нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр янгын сагы 101 номеры буенча 17.21 сәгатьтә килгән. Бишкатлы йортның беренче катындагы өстәмә бүлмә янган.

Янгын сүндерүчеләр 25 олы кешене һәм 8 баланы эвакуацияләгән.

17.46 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading