16+

Татарстанда янгында ике бала һәлак булган...

Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь.

Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь.

Чаллы шәһәрендә Шамил Усманов урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда 101 янгын сагы хезмәтенә 18.40 сәгатьтә хәбәр ителгән. Өченче каттагы фатирларның берсендә балкон янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүчеләренчә, янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән. Фатирда янгын сүндергән вакытта ике баланың мәете табылган. Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading